Тигез юлга сәйлән сүзләр тезәм Йөрәгемнән чыккан хисләрем Шигърияттән мәхрүм итмә ходай Мин илһамсыз ничек яшәрмен. Мин Төхвәтуллина (Гөмәрова) Әлфия Миншакир кызы. Балачагым минем гузәл Кондырча елгасының куенына сыенып утырган Некрасовка авылында үтте....
More
Тигез юлга сәйлән сүзләр тезәм Йөрәгемнән чыккан хисләрем Шигърияттән мәхрүм итмә ходай Мин илһамсыз ничек яшәрмен. Мин Төхвәтуллина (Гөмәрова) Әлфия Миншакир кызы. Балачагым минем гузәл Кондырча елгасының куенына сыенып утырган Некрасовка авылында үтте. Аның чәчәкле болыннары, жиләкле тугайлары, карамалы куе әрәмәсе минем өчен серләр дөньясы иде. Толымнарын суга салындырып үскән, колач җитмәс өянкеләр арасында Шурәлеләр яшидер шикелле, таллар арасындагы басмада Су анасы утырадыр кебек иде. Еллар үтте тормыш мәшәкатьләренә чумып яшәү, иртә тол калу, ике баланы ялгыз үстерү- барда булды. Ләкин балачактагы хыялыйлык юкка чыкмаган, ул жыелып тулып, ярсып Илһам чишмәсе булып барлык киртәләрне җимереп бәреп чыкты. Мин чынлап торып яза башладым. Кемгәдер сөйлисе килгән уй- фикерләремне ак кәгазь битләренә яздым. Шулай итеп шигырь дәфтәрләрем күбәйде. Хәзерге көндә дә мин һаман шул хыялый Әлфия булып яшәп ятам. Акылым белән Шурәлеләргә ышанмасам да.... Минем өчен алар әле дә ачылмаган сер. 1
Less