Балагыз китап укыймы? Лаеш районы Имәнкискә урта гомуми белем мәктәбенең беренче квалификацион категорияле педагог-китапханәчесе Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы Шулай кайчак, әти –әниләр, коллегалар белән гапләшкәндә : ”Хәзер балалар китап укый белми, һаман шул...
More
Балагыз китап укыймы? Лаеш районы Имәнкискә урта гомуми белем мәктәбенең беренче квалификацион категорияле педагог-китапханәчесе Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы Шулай кайчак, әти –әниләр, коллегалар белән гапләшкәндә : ”Хәзер балалар китап укый белми, һаман шул телефон, компьютерда гына утыралар”,- дигән сүзләрне күп ишетергә туры килә. Бәхәскә керәсем килми, бу чынлап та шулай. Хәзерге заман баласын алдавычлар әледән-әле барлыкка килеп кенә тора. Алар мавыктыргыч, алар кызык , зур көч куймыйча гына ниндидер яңалыклар белеп була, уеннар уйнап, яшьтәшләрең белән аралашып була. Хәзер инде бала туып, үрмәли башлауга, телевизор пульты, телефон аның өчен иң кызыклы уенчыкларны да алыштыра ала. 5-7 яшьлек бала, әби- бабасы белмәгән, аңламаган әллә нинди смартфоннарда, айфоннарда, кирәкле кнопкаларны бик тиз табып бирә белә. Балалар әкренләп китап укуның тәмен онытып баралар. Без бала чакта, әтиебез әледән-әле матур китаплар алып кайтып, безне сөендерә иде. Матур китапны без зур бүләк итеп кабул и
Less