ЭССЕ. Бер горурлык хисе яна миндә, Эчтән бәреп яна, битләрдә. Сөйләр идем аны дөньядагы Барлык-барлык парламентларда... (С. Хәким) Урам буйлап кайтып киләм, күзләремдә яшь бөртекләре җемелди. Узып баручылар әледән-әле күз ташлыйлар, хәлемне сораштыралар....
More
ЭССЕ. Бер горурлык хисе яна миндә, Эчтән бәреп яна, битләрдә. Сөйләр идем аны дөньядагы Барлык-барлык парламентларда... (С. Хәким) Урам буйлап кайтып киләм, күзләремдә яшь бөртекләре җемелди. Узып баручылар әледән-әле күз ташлыйлар, хәлемне сораштыралар. Яшь аралаш елмаеп, аларга җавап бирәм: "Аллага шөкер, кайгырмагыз. Бу шатлыклы күз яшьләре”,- дим. Ә үземнең күңелдә әле генә укылган хаттан сүзләр кабаттан яңара. И гомерләр... Әле кайчан гына бу балалар мәктәп бусагасын атлап керделәр дә, кайчан гына алар өчен соңгы кыңгырау чыңлады, әле кайчан гына бер-беребезгә булган изге теләкләрне җиткерүче саубуллашу кичәсе гөрләп узды.. Кайберәүләр әйтер, ни-нәрсәсе бар инде, сезнең эшегез шул, 11 ел буе укытасыз да, зур тормышка очырасыз. Икенче елга да шулай ук...Өченче елга да... Кемне генә хәтерләп бетерергә сезгә бу дөньяда?! Юк шул, хөрмәтлеләрем, алай түгел шул, дим эчемнән генә. Безнең, укытучыларның, йөрәкләре бик киң, барысы да үз урынын таба анда: яхшы укыганы да, артта сөйрәлүчесе
Less