Татар мәчетенең бинасы әллә кайдан аерылып тора. Безнең халыкның башкаларныкына охшамаган архитектура традицияләре бар. Ул Идел буе Болгары, Казан ханлыгы һәм Алтын Урда кебек ислам цивилизацияләре яшәгән чорда ук формалашкан. Татар тарихында эз калдырган,...
More
Татар мәчетенең бинасы әллә кайдан аерылып тора. Безнең халыкның башкаларныкына охшамаган архитектура традицияләре бар. Ул Идел буе Болгары, Казан ханлыгы һәм Алтын Урда кебек ислам цивилизацияләре яшәгән чорда ук формалашкан. Татар тарихында эз калдырган, милләтебез архитектурасының йөзек кашы булып саналучы мең яшьлек татар мәчетләрен барлыйбыз. Әстерхан шәһәрендәге “Ак мәчет” – шәһәрдә иң өлкән мәчет санала. 1810 елда татар сәүдәгәре Дәвид Измайлов акчасына салынган. Таштан, классицизмның соңгы формасында эшләнгән. Мәчет бер катлы, намаз уку залында михраб өчен яртылаш түгәрәк урын калдырылган. Намаз уку бүлмәсе ике өлештән тора. Таһәрат алу урыны бар. 1930-1992 елларда бу бина башка максатларда (балалар бакчасы, пекарня, тегү цехы) кулланыла. 1992 елда мәчет мөселманнарга бирелә, бина төзелешенә үзгәрешләр кертелә. 1997 елдан мәчеттә “Хаҗи Тархан” мәдрәсәсе ачыла. 2000 елдан озакка сузылган төзекләндерү эшләре башлана. 2008 елда төзекләндәрүдә Казаннан килгән белгечләр дә катнаша.
Less