Дин һәм тормыш Мирза Мәхмүтов Коръән сүзе татр телендә «Күктә Аллаһ, җирдә Иблис, мин—малай! Берсе: «Дин»—дип, берсе: «Мин!»—дип тарткалай...» 1917 елгы революциянең салкын җилләрендә халыкның «Кемгә ышанырга?», «Кемгә иман китерергә?» дип зиһене таркала...
More
Дин һәм тормыш Мирза Мәхмүтов Коръән сүзе татр телендә «Күктә Аллаһ, җирдә Иблис, мин—малай! Берсе: «Дин»—дип, берсе: «Мин!»—дип тарткалай...» 1917 елгы революциянең салкын җилләрендә халыкның «Кемгә ышанырга?», «Кемгә иман китерергә?» дип зиһене таркала башлаган, иман нигезләре ишелеп төшәргә торган заманда Шәехзадә Бабичның бу сузләре илебездәге рухи афәтне бүгенге чор көзгесендә күрсәтә шикелле. «Кемгә ышанырга?»- соравы бүген дә һәр гаиләдә яңгырый. Коръән—мөселманнарның, шул исәптән татарларның да күңеленә изге сүз булып сеңгән һәм аларның рухи дөньясын тутырган китап. Укыгач, пакъ сөлгегә төреп, киштәгә куеп сакланган язмаларның иң кадерлесе. Элек- электән Коръәнне гарәпчә укый белә торган кешегә астан өскә карый торган булганнар... Моңарчы татар әдәби телендә Коръән булмаган, халык сүрә-аятьләрне гарәпчә яттан бикләп намазларда укыган. Дини белем чыганагы булып ана телендә бер Ногмани хәзрәт Коръән-тәфсире хезмәт иткән. Аерым сүрәләр, аерым аятьләр, хәдисләр, вәгазьләр, аңлатмал
Less